Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дагыстаннан Татарстанга беренче тапкыр Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) ядкярләре кайтарыла
Изге Болгар җыены кунаклары өчен борынгы Болгар шәһәрендә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. һәм аның сәхабәләренең изге 10 ядкәрен күрсәтәчәкләр. Аларны Татарстанга беренче тапкыр алып киләчәкләр.
Ядкәрләрне 21 майда, Изге Болгар җыены ачылышы тантанасыннан соң теләгән һәркем Болгарның Истәлек билгесе бинасында карый алачак. Экспозициядә пәйгамбәр Мөхәммәд с.г.в., аның гаилә әгъзалары һәм сәхабәләренең шәхси әйберләре куелачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар арасында пәйгамбәр Мөхәммәднең с.г.в. май касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаhу ганhу, пәйгамбәрнең с.г.в. хатыны Гайшәнең радыйаллаhу ганhа һәм кызы Фатыйма радыйаллаhу ганhа чүлмәкләре, аның кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид радыйаллаhу ганhу сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаhу ганhу пычагы бар. Әйберләр дөньяның, шул исәптән Согуд Гарәбстаны Корольлеге һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек төрле ислам үзәкләре фондларыннан җыелган.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаевка Идел буе Болгарда ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан Татарстан мөселманнарына җибәрелгән кыйммәтле бүләге өчен олы рәхмәтен белдерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз