Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дагыстанда хәләл туризмны үстерергә ниятлиләр
Дагыстан ислам нормалары нигезендә ял итәргә мөмкинлек бирә торган хәләл туризмны үстерү өчен мәйданчык булырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия сыйфат системасы җитәкчесе Максим Протасовка сылтама белән хәбәр итә.
«Дагыстанда туризм тармагын кунакханәләрне үстерү күзлегеннән чыгып билгеле бер системага салырга кирәк. Без үстерергә җыенган аерым юнәлеш – хәләл туризм, кунакханә сегментын хәләл стандартлары буенча сертификатлаштыру. Мин биредә ил Хөкүмәте белән бергәләп эшләү өчен җитди юнәлеш бар дип уйлыйм», - диде Протасов.
Россия сыйфат системасы җитәкчесе шулай ук Дагыстанның хәләл продукциясенә ихтыяҗ зур булуы һәм ул Россиянең башка төбәкләренә генә түгел, Россия Федерациясенең геосәяси партнерлары булган башка илләргә дә чыгарылырга мөмкин дип белдерде.
Махачкалада Протасов Дагыстан башлыгы Сергей Меликов белән очрашты, аның барышында республика һәм Россия сыйфат системасы арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләре хакында фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз