news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагыстанда тюленьнарның күмәк һәлакәтен табигый факторлар белән аңлаттылар

Каспий диңгезе ярында тюленьнәрнең (су эте) күмәк үлеменең төп сәбәбе - табигый факторлар. Бу хакта Дагыстан Табигать министрлыгында хәбәр иттеләр.

Кичә, 3 декабрьдә Махачкаланың Киров районында Каспий диңгезе ярында якынча 700 үле тюлень табылган. Хайваннарның үле түшкәләре нефть базасы һәм Сулак елгасы тамагы арасында ярга чыгарып ташланган. Бу хакта Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Төньяк Кавказ территориаль идарәсендә сөйләделәр.

«Каспий тюлененең үлеменең төп версиясе табигый факторлар булып танылды. Тикшерелгән тюленьнәрнең эчке органнарының торышы аларны авыр металллар яки пестицидлар белән агулау турындагы гипотезаны расламады», - диелә ведомствоның Телеграмм-каналындагы хәбәрдә.

Министрлык мәгълүматлары буенча, белгечләр хайваннарның үле түшкәләренә җентекле анализ ясаган. Моннан тыш, материаллар алга таба тикшеренүләр өчен Мәскәү һәм Әстерхан лабораторияләренә җибәрелде.

Министрлыкта шулай ук «300дән артык тюленьнең үлеме» популяциягә тәэсир итә алмаячак, дип раслыйлар, чөнки соңгы мәгълүматлар буенча Каспий тюлененең саны тотрыклы һәм 270 меңнән 300 меңгә кадәр тәшкил итә. Өстәвенә, 2012 һәм 2016 елларда Дагыстанда үле тюленьнар яр буенча чыгарылып ташлау очрагы күзәтелгән инде, дип өстәделәр министрлыкта.

Каспий тюлене, яки Каспий нерпасы (Pusa caspica) Каспий диңгезендә генә яши. Кыш, яз башында һәм көз ахырында ул Каспийның төньягына күченә, көзен Идел һәм Урал тамагына керә (Волгоградка кадәр һәм Урал агымы буенча 200 километрга өскә), язын көньякка таба күчә.

Аларның санын кимүгә китергән төп тискәре факторларның берсе - диңгезнең пычрануы. Бөтенроссия балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институты мәгълүматлары буенча, 2019 елга дөньяда 43тән 66 меңгә кадәр Каспий тюлене калган, аларның саны XX гасыр башыннан 77,5 процентка кимегән. Бу хайван Россия һәм Казахстанның Кызыл китапларына кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100