news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагыстанда Туфан Миңнуллин пьесасы буенча спектакль куелды

Спектакльнең режиссеры Мирзәбәк Мирзабәков фикеренчә, зал битараф калмады, әсәрне җылы кабул итте.

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). Лезгинск дәүләт музыка-драма театрында татар классигы Туфан Миңнуллин әсәре нигезендә спектакль куелган. Бу хакта “Дагестанская правда"га сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Спектакльнең шушы көннәрдә премьерасы булган. Тамашачылар тәэсиреннән күренгәнчә, спектакль яратып йөри торган тамашаларның берсе булачак, ди оештыручылар.

"Әлеге спектакль – күңел чисталыгы булган хатын-кызга гимн булып яңгырый. Ул назлы, ягымлы бер җылылык белән сугарылган, – диде спектакльнең режиссеры Мирзәбәк Мирзабәков. – Зал битараф калмады. Тамашачының иң кырысының да күзләрендә яшь иде.

– Мин әлеге спеклакль өчен коллективка бик рәхмәтле, – дип сөйләде залдагы тамашачы Мария Хаметова да. – Актерларга рәхмәт – алар үз геройлары гомере белән яшәде. Бирегә минем белән килгән дуслар һәм туганнар әлеге тарих чынлап та булган дип ышанып кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100