news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дагыстанда Татар әдәбияты көне уздырыла

Чара Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан оештырыла.

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). 24 апрель көнне Дагыстанда Татар әдәбияты көне уздырыла. Бу хакта "Туган тел" Дагыстан татарлары берләшмәсе җитәкчесе Эльмира Кадыйрованың социаль челтәрдәге сәхифәсенә сылтама белән, Дагыстан Республикасы мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 
 
Билгеле булганча, Татар әдәбияты көне кысаларында, Дагыстанның Р.Гамзатов исемендәге китапханәсендә татар әдәбияты күргәзмәсе ачылачак. Киләчәктә ул даими эшләр һәм һәрдаим яңартылып торыр, дип ниятләнә. 
 
Чара Габдулла Тукайның (1886-1913) туган көне уңаеннан оештырыла. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot