news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагыстанда Россиядәге иң биек мәчет төзеләчәк

Дагыстан Республикасының Дербент шәһәрендә Россиядәге иң биек мәчет төзеләчәк. Бу хакта Дагыстан башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Масштаблы проект бердәм парк киңлеге белән берләштерелгән мәчет, храм һәм синагога биналары комплексыннан гыйбарәт. Мәчет манараларының биеклеге 88 метрны тәшкил итәчәк, бу бинага илдә иң биек мәчет статусын бирәчәк», - диелә хәбәрдә.

Комплекс территориясенең гомуми мәйданы 35 гектарны тәшкил итәчәк. Биредә шулай ук берничә музей, китапханә, конференц-заллар урнашачак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Яңа Бистә мәчетен ачу тантанасында булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100