news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дагыстанда Мәскәү - Хасавюрт автобусы юл һәлакәтенә эләккән, 8 кеше үлгән

Дагыстанда рейс автобусының юл һәлакәтенә очрап, 8 кешенең үлүе турында республиканың Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Дагыстанда Мәскәү - Хасавюрт автобусы юл һәлакәтенә эләккән, 8 кеше үлгән
Дагыстан буенча МЧС

Дагыстанда рейс автобусы юл-транспорт һәлакәтенә очрап, 8 кеше һәлак булган. Бу хакта республиканың Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте «РИА Новости»га хәбәр иткән .

«Беренчел мәгълүматларга караганда, Дагыстанда рейс автобусы юл-транспорт һәлакәтенә очрап, 8 кеше һәлак булган, 16 кеше зыян күргән», - диелә ведомство хәбәрендә.

Төбәк прокуратурасында ачыклаганча, чәршәмбе көнне 18:30 сәгать тирәсендә Р-217 «Кавказ» трассасында Кизләр районы территориясендә Мәскәү — Хасавюрт рейс автобусы җиңел автомобиль һәм йөк машинасы белән бәрелешкән.

Республика башлыгы Сергей Меликов Telegram-каналда, авария нәтиҗәсендә ике бала һәлак булган, дип хәбәр итте. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot