news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагыстанда үлгән пенсионерга өч ел буе пенсия акчасы күчереп барганнар

Аңа күчерелгән миллион сумнан артык акчаның яртысы үлгән кешенең картасы белән банкомат аша алынган.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Дагыстанның Агул районында пенсионерның карточкасына үзе үлгәннән соң өч ел буе акча күчереп барганнар. Хокук бозу прокурор тикшерүе барышыннан соң гына ачыкланган. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Дагыстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, Агул районы Пенсия фонды Худиг авылы кешесенә канунда каралган пенсиясен күчереп барган. Ир-ат исә 2013 елның декабрендә үк үлгән булган.

Нәтиҗәдә, аның исәп-хисап счетына миллион сумнан артык акча күчкән. Шул ук вакытта аның ярты миллионы үлгән кешенең картасы белән банкомат аша алынган. Прокуратура материаллары тикшерү органнарына җибәрелгән. Алар каралганнан соң җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100