news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагыстанда "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленең премьерасы булачак

Кукмара егете Дагыстанның Дербент шәһәрендәге Дәүләт театрларының берсендә "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклен сәхнәләштергән.

(Кукмара, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Сәләхетдинова).  Сентябрь аенда Дагыстанда "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленең премьерасы булачак.  Спектакльне Кукмара егете, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театры режиссеры Дамир Самерханов сәхнәләштергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул Дагыстан Республикасының Дербент шәһәрендәге Дәүләт театрларының берсендә эшләп кайтты. 

Дамир Самерханов анда Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен сәхнәгә куюы һәм үзгәрешләр күп булуы турында сөйләде.

"Анда яшәүче халык – табасараннарның мәдәниятенә яраклашырга, аларның җыр-биюләрен кертергә туры килде. Спектакльнең ахырын да башкача төгәлләдем, Әлмәндәрне исән-имин, гаиләсе янында калдырдым, аңа тагын йөз ел гомер бүләк иттек. Спектакль табасараннарның милли җыры белән төгәлләнә", - диде режиссер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100