news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагыстанда һәм Севастопольдә теракт сәбәпле, Татарстан дини лидерлары кайгы уртаклашты

Дагыстанда һәм Севастопольдә теракт сәбәпле, Татарстан дини лидерлары кайгы уртаклашты
Фото:Фото: tatmitropolia.ru

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бердәм мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм Дербентта, Махачкалада һәм Севастопольдә терактлар булу сәбәпле, кайгы уртаклаштылар.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе әлеге хәлне бертавыштан гаепләде һәм « Россия җәмгыятен тотрыксызландыруга юнәлдерелгән коточкыч җинаятьләр, бу халык арасында курку тарату һәм тәртипсезлек булдыру һәм илдәге милләтара һәм динара тынычлыкныны җимерү өчен башкарыла», дип белдерделәр.

«Халыклар бердәмлеге - Россиядә кыйммәткә ия әйбер. Чиркәүләрдә атыш оештыру, коралсыз һәм яклаусыз тыныч кешеләргә һөҗүм итүнең безнең ил дошманнары тарафыннан кылынуына шик юк, алар дин тотмый, ә кешелеккә нәфрәт идеологиясен хуплый. Дошманның максаты бердәм күпмилләтле һәм күп конфессияле Россия халкын таркату, ул яңадан нацизмга каршы торачак», диелә мөрәҗәгатьтә.

Республика дин әһелләре һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу белдерде, яралыларның тизрәк савыгуын теләде.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Севастопольгә 5 ракета һөҗүме вакытында 4 кеше — 2 өлкән кеше һәм 2 бала һәлак булган. Хакимиятнең соңгы мәгълүматлары буенча, 151 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алган, 82 кеше хастаханәгә китерелгән, алар арасында 27 бала бар.

Кичә кич белән Дагыстанда атыш булды. Илкүләм террорчылыкка каршы комитет мәгълүматлары буенча, Махачкалада һәм Дербентта ике православие гыйбадәтханәсенә, синагогага һәм юл-патруль хезмәте постына кораллы һөҗүм ясалган. Илкүләм террорчылыкка каршы комитетның рәсми мәгълүматлары буенча, Рус православие чиркәве рухание һәм полиция хезмәткәрләре үтерелгән. Шулай ук 15тән артык полицейскийның үлеме турында билгеле булды.

РИА Новости чыганаклары Дагыстанның Сергокала районы башлыгы Магомед Омаровның кулга алынуы турында хәбәр итте, аның улларының терактларга катнашы булырга мөмкин. Дагыстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе тарафыннан «Теракт» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100