news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Дагыстанда билгесез кешеләр авыл мәчете имамын үтергән

Җинаять республиканың Хасавюртовск районы Муцалаул авылында кылынган.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). Дагыстанда авыл мәчете имамы үтерелгән. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, билгесез кешеләр дин әһеленә утлы коралдан аткан. Бу хәл республиканың Хасавюртовск районы Муцалаул авылында булган.

Көч структуралары чыганагы агентлыкка фаҗиганең авыл мәчете имамы яшәгән йорт янында булганлыгын җиткергән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, аны билгесез кешеләр белән низагтан соң үтергәннәр. Имамга Макаров пистолетыннан җиде тапкыр атканнар.

Республика Эчке эшләр министрлыгында Муцалаул авылында ир-ат үтерелү фактын раслаганнар. Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100