news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дагыстанда «Аударыш» Бөтенроссия ярышлары узды

Дагыстан Республикасында атларда көрәш буенча «Аударыш» Бөтенроссия ярышлары узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда чыгыш ясаган Кукмара районының Олыяз авылы егете Илнур Гобәйдуллин югары осталык һәм көчле әзерлек күрсәтте. Киеренке көрәш шартларында ул 90 килограмм авырлык категориясендә җиңү яулады һәм Россия җыелма командасы составына керде.

Хәзер спортчыны җаваплы һәм дәрәҗәле ярыш — Бөтендөнья күчмә уеннары көтә. Дөньяның төрле илләреннән килгән иң көчле спортчыларны берләштерәчәк бу бәйгедә Илнур Россия данын яклап чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot