news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагыстанда 24, 25 һәм 26 июнь матәм көннәре дип игълан ителде

24, 25 һәм 26 июнь көннәре Дагыстанда матәм көннәре дип игълан ителде. Бу хакта төбәк башлыгы матбугат хезмәтенең Telegram каналында хәбәр ителә.

«24, 25 һәм 26 июнь Дагыстанда матәм көннәре дип игълан ителде. Бу карарны Сергей Меликов имзалады. Матәм көннәрендә республика территориясендә дәүләт флаглары төшерелә», - диелә хәбәрдә.

Дагыстан территориясендә урнашкан мәдәният учреждениеләре һәм телерадиокомпанияләр бу көннәрдәге барлык күңел ачу чараларын һәм тапшыруларын гамәлдән чыгара.

«Дагыстан Хөкүмәтенә һәлак булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча кирәкле чаралар күрү йөкләнгән», - дип өстәлә хәбәрдә.

Якшәмбе көнне Дербент һәм Махачкала шәһәрләрендә кораллы кешеләр ике православие гыйбадәтханәсенә, синагогага һәм ДПС постына һөҗүм иттеләр. Соңгы мәгълүматлар буенча, теракт нәтиҗәсендә 15тән артык полиция хезмәткәре, тагын берничә кеше, шул исәптән Рус проваслав чиркәве рухание һәлак булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100