news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дагыстан хакимияте борынгы тау мәчете манарасын торгызачак

Дагыстанның мәдәни мирасны саклау агентлыгы Ахтынский районы Хрюг авылы Җәмигъ мәчетенең 22 метрлы таш манарасына төзекләндерү кирәк булуын ачыклаган. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» яза.

«Барыннан да элек, җимерелү куркынычын бетерергә кирәк. Киләсе этапта һәйкәлне торгызу эшенә керешәчәкбез», – дип белдерде матбугат хезмәте.

Ведомствоның тикшерүе ярты ел эчендә ярыкның озынлыгы 1,5 метрга һәм киңлеге уртача 1 сантиметрга артуын теркәгән.

22 метр биеклектәге бина 1637-1638 елларда җирле җәмәгать һәм дин эшлеклесе Баба Нуруллах акчасына төзелгән була. 1966 елда көчле җир тетрәүдән соң манара деформацияләнә, диварларда ярыклар барлыкка килә һәм алар ел саен арта.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot