Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дагыстан хакимияте 15 августны матәм көне дип игълан итте
АЗСта шартлаудан соң 15 август Дагыстанда матәм көне дип игълан ителде. Бу хакта Дагыстан башлыгы матбугат хезмәтенең рәсми Телеграм-каналында хәбәр итәләр.
Матәм көнендә республиканың бөтен территориясендә дәүләт әләмнәре төшерелә, мәдәният учреждениеләренә һәм телеканалларга күңел ачу чараларын һәм тапшыруларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителде.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Махачкаладагы АЗСта шартлау сәбәпле, 105 кеше зыян күргән, шуларның 30ы һәлак булган.
Үз чиратында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 70тән артык хезмәткәре Махачкалада янгын урынында корылмаларны тикшерүне һәм зыян күрүчеләрне эзләүне дәвам итә.
Дагыстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Абдулмөслим Абдулмөслимов медикларга, коткаручыларга һәм үз теләкләре белән булышучыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Билгеләп үтелгәнчә, һәлак булганнарның гаиләләренә һәм барлык зыян күрүчеләргә Резерв фондыннан матди ярдәм бүлеп биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз