news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагыстан Татарстан белән авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәүдә тармакларында хезмәттәшлек итәчәк

Ширухан Гаджимурадов фикеренчә, ике республика арасындагы багланышларны үстерүгә Казан һәм Махачкала туры авиарейслары ачылу ярдәм итәчәк.

(Махачкала, 4 август, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан – алга киткән төбәк һәм Дагыстан хөкүмәте аның тәҗрибәсен үзләштерәчәк. Бу хакта Казаннан килгән журналистларга “Махачкала” халыкара аэропортында Дагыстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ширухан Гаджимурадов әйтте.

Министр фикеренчә, ике республика арасындагы багланышларны үстерүгә Казан һәм Махачкала туры авиарейслары ачылу ярдәм итәчәк. Аның сүзләренчә, төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләр авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәүдә тармакларында үсәргә мөмкин.

“Татарстан – Россиякүләм һәм дөньякүләм әһәмияткә ия чаралар уздыру мәйданы. Моңа да без үзебезнең коллегаларыбыздан өйрәнәчәкбез. Шулай ук транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагындагы тәҗрибәне дә үзләштерәчәкбез. Без Татарстанда юлларның яхшы төзелгәнен, җәмәгать транспорты ничек эшләгәнен беләбез, бу - безнең өчен файдалы”, - диде ул.

  • 3 август көнне Казан аэропортында Татарстан башкаласыннан Махачкалага даими, туры авиарейс ачылу тантанасы булды. Очулар атнага ике тапкыр – җомга һәм якшәмбе көннәрендә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100