news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагыстан татарлары берләшмәсенә ике ел тулды

Без бергә бик күп чаралар уздырдык һәм ел саен яңаларын үткәрәбез, ди Эльмира Кадыйрова.

(Казан, 26 март, "Татар-информ").  Дагыстан татарлары берләшмәсенә март аенда ике  ел тулды. Бу хакта берләшмә җитәкчесе Эльмира Кадыйрова социаль челтәрдәге "Дагыстан татарлары" төркемендә хәбәр итә.
 
"Безнең зур һәм тату гаиләнең һәр әгъзасын тәбриклим. Без бергә бик күп чаралар уздырдык һәм ел саен яңаларын үткәрәбез. Чөнки безгә кызыклы идеялы яңа кешеләр кушылып тора. Быел да безгә планлаштырылган эшләрне гамәлгә ашырырга кирәк. Бергә генә без барысын да эшли алачакбыз", - диелә хәбәрдә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100