news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагыстан татарлары берләшмәсе ике ел дәверендә офис эзли

Оешма җитәкчесе әйтүенчә, татарлар әлегә кафеларда очраша.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Дагыстан татарлары берләшмәсе ике ел дәверендә офис эзли. Оешма җитәкчесе Эльмира Кадыйрова “Татар-информ” хәбәрчесенә берләшмә утырышларының кафеларда үтүен әйтте.

Эльмира Кадыйрова Дагыстан Республикасының Милли сәясәт министрлыгына күп тапкырлар мөрәҗәгать итүе турында әйтте.

“Безнең берләшмә үсеп килә. Офис оештырырга берәр бүлмә бирсәләр, бик әйбәт булыр иде. Дагыстан Республикасының Милли сәясәт министрлыгы безгә күптән түгел җавап бирде, аларның хатларын без алдык, әмма алар тәкъдим иткән оешма үзәге безнең өчен уңайлы түгел. Уңайсызлыгы аның ерак урнашуында, безнең анда барып җитүгә генә күпме вакытыбыз китәчәк”, - диде Эльмира.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100