news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дагыстан Милли китапханәсендә татар әдәбияты даими стенды булдырылачак

Чара танылган татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә туры китереләчәк.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Р. Гамзатов исемендәге Дагыстан Милли китапханәсендә татар әдәбияты даими стенды булдырачак. Чара танылган татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә туры китереләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дагыстанның «Туган Тел» татар милли мәдәнияте иҗтимагый оешмасы рәисе Эльмира Кадырованың тиешле тәкъдимен төбәкнең мәдәният министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Зарема Бутаева хуплаган.

Исегезгә төшерәбез, Дагестан һәм Татарстан арасында берничә килешү имзаланды, шул исәптән мәдәният өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында.

Эльмира Кадыйрова иҗтимагый оешма барлык таләп ителгән нәфис, тарихи әдәбият белән тәэмин итәчәген хәбәр итте.

Зарема Бутаева Милли китапханә директоры белән элемтәгә кергән һәм кирәкле ярдәм күрсәтергә күрсәтмә биргән. Моннан тыш, ведомство башлыгы шундый ук стендны Татарстан Милли китапханәсендә дә булдыру тәкъдимен кертте. «Бу китаплар үзара бүләк итешү акты , безнең төбәкләр арасында дуслыкны торгызуда беренче кирпечләр булачак», – дип билгеләп үтте ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot