news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дагыстан мөселманнары өчен мөфти Равил Гайнетдин исеменнән хәйрия ифтары оештырыла

Изге Рамазан - изге гамәлләр ае, бу вакытта һәр мөселман Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына омтыла.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Дагыстан мөселманнары өчен Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән хәйрия ифтары оештырыла. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Изге Рамазан ае - изге гамәлләр ае, анда һәр мөселман Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына омтыла. 

Мохтаҗларга хәйрия ярдәме күрсәтү җайга салынган, волонтерлар мөселманнар яши торган йортларга иң кирәкле азык-төлек җыелмасын, кайнар ифтар ашларын китерә, ярдәм күрсәтү өчен телефон һәм интернет-линияләр ачылды.

Махачкалада Инсан фонды хәйриячеләр акчасына көн саен дүрт мең кешене кайнар пылау белән сыйлый, ифтар вакытында аны мөселманнарның өйләренә тарата.

Махачкаланың дүрт мең һәм Дагыстанның башка төбәкләрендәге тагын мең ярым мөселманга хәйрия ифтары Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин һәм аның хатыны Зөһрә ханым исеменнән таратылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot