news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дагыстан мөфтиенең хатыны Президент сайлауларында катнашырга ниятли

Махачкалада ил Президенты вазифасына үз-үзен күрсәткән Айна Гамзатованы хуплаучы сайлаучылар төркеме җыелышы узачак.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Дагыстан мөфтие Әхмәд Абдулаевның хатыны Президент сайлауларында катнашырга ниятли, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Бу атнада Махачкалада ил Президенты вазифасына үз-үзен күрсәткән Айна Гамзатованы хуплаучы сайлаучылар төркеме җыелышы узачак.

46 яшьлек Гамзатова югары филологик һәм юридик белемгә ия. Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, язучы, Дагыстан мөфтиенең хакимият органнары, җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтәләр буенча киңәшчесе, «Путь» хәйрия фондын оештыручыларның берсе, «Ислам» журналының баш мөхәррире.

5 гыйнварга кадәр барлык тиешле документлар да Россия Үзәк сайлау комиссиясенә тәкъдим ителер дип көтелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot