news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагыстан мөфтие һәм аның гаиләсе коронавирус инфекциясе йоктырган

«Хәзер без тернәкләнү стадиясендә», - дип язган Дагыстан рухи лидерының хатыны һәм киңәшчесе Айна Гамзатова.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Дагыстан мөфтие Әхмәт Абдулаев бөтен гаиләсе белән коронавирус инфекциясе йоктырган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Дагыстан рухи лидерының хатыны һәм киңәшчесе Айна Гамзатовага сылтама белән хәбәр итә.

«Мөфти ике атна дәвамында бик каты авырды. Дәвалау алымнарын дөрес куллану нәтиҗәсендә үпкәләрне ясалма җилләндерү – ИВЛ-аппаратына тоташтыруның (һ.б.) кирәге чыкмады. Хәзер без тернәкләнү стадиясендә», - дип язган Гамзатова Дагыстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100