Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дагыстан халкы Татарстанны ярата – Рамазан Абдулатипов
Аның әйтүенчә, Дагыстан халкы татарларны үзенә якын милләт дип саный.
(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Дагыстан халкы Татарстанны ярата. Дагыстан халкы татарларны якын күрә. Бу хакта Казанда узган Татарстан халыкларының III съездында Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов белдерде.
“Дагыстан халкы татарларны үзенә якын милләт дип саный, чөнки татарларның, болгарларның тамырлары Каспийга, Дагыстанга барып тоташа. Бу чыннан да шулай”, – дип белдерде Дагыстан җитәкчесе. Бу сүзләрдән соң көлүчеләрне ул тарихны начар белүчеләр дип атады.
“Татарлар – тормыш итәрдәй, сәләтле халыкларның берсе, Татарстанның бүгенге хәле дә шуның дәлиле. Татарлар – Кытай чикләреннән Европага кадәр яшәгән бөек халык”, – диде ул һәм татарларның дагыстанлылар белән уртаклыкларын билгеләп үтте. “Дошман теләсәгез, кавказ кешесе кебек дошманны таба алмассыз, казвказ кешесе кебек дус та дөньяда юк, чөнки ул дусты өчен гомерен бирергә әзер. Татарлар да шундый ук, тау кешеләрендә генә шундый талант бар”, – ди Рамазан Абдулатипов.
Дагыстан башлыгы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның Дагыстан җитәкчелеге белән һәрвакыт дус булуын билгеләп үтте. Искәртеп үтик, бүген ул Минтимер Шәймиевкә “Дагыстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды. Рамазан Абдулатипов 1994 елгы хатирәләренә кайтып, Татарстанга килгән вакытларын искә төшерде.

“Минтимер Шәймиев миңа ул вакытта: “Рамазан, менә сиңа Югары Совет, нәрсә эшлисең килсә, шуны эшлә. Берәр нәрсәгә ирешсәң, яхшы булачак”, – диде. Шул рәвешле, без бергәләп документ эшләдек. Парламентта чыгыш ясаганда, җәмгыятьне үзгәртеп кору буенча Татарстан Россияне уздыра дигән идем. Ул вакытта Шәймиев башлык бирде, ә Мәскәүгә килеп җиткәч, башыма бирделәр”, – дип ярымшаяру белән сөйләде. Рамазан Абдулатипов Россия Федерациясе һәм Татарстан хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне бүлү турында шартнамәнең Минтимер Шәймиев һәм Борис Ельцинның акыл белән эш итүе нәтиҗәсендә төзелгәнен ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз