news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагыстан башлыгы: Шәймиев – татар халкының тарихи каһарманлыгы һәм зыялылыгы гәүдәләнеше

Минтимер Шәймиевкә "Дагыстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены тапшырылды.

Дагыстан башлыгы: Шәймиев – татар халкының тарихи каһарманлыгы һәм зыялылыгы гәүдәләнеше
Рамиль Гали

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә “Дагыстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды. Татарстанның беренче Президенты бу бүләкне Казанда Татарстан халыкларының III съездында кабул итеп алды.

Минтимер Шәймиев дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга, ике төбәк арасында икътисади һәм мәдәни багланышларны үстерүгә керткән өлеше өчен бүләкләнде. Рамазан Абдулатипов Минтимер Шәймиевның һәм Борис Ельцинның акыллы сәясәте нәтиҗәсендә Татарстанның катлаулы чорны уза алуын, ике арада шартнамә төзелүен билгеләп үтте. Ул Минтимер Шәймиевның татар халкының тарихи каһарманлыгы һәм зыялылыгы гәүдәләнеше булуын белдерде.

“Аның һәрвакыт масштаблы кеше булуы – бер мәсьәлә. Кешелек җәмәгатьчелеге үсешендә төп канун – буыннан-буынга күчү. Ул шушы канун нигезендә эш итә. Ул үзеннән соң булдыклы команда калдыра алуы – аның олы казанышы, – дип бәяләде Рамазан Абдулатипов Минтимер Шәймиевны.

“Рөстәм Нургалиевич Россиянең барлык субъектлары арасында иң нәтиҗәле эшләүче җитәкчеләрнең берсе булып тора. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аның белән гел янәшә. Ә янәшә баручыга алда баручыга караганда да авыррак әле”, – дип шаяртты Дагыстан җитәкчесе.

Минтимер Шәймиев зур бүләк өчен рәхмәтен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100