news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дагыстан башлыгы Рамазан Абдулатипов: Татарлар Россияне бизи

"Татарлар бүгенге шартларда Россиядә лаеклы урыны тапты", – ди Дагыстан башлыгы.

Дагыстан башлыгы Рамазан Абдулатипов: Татарлар Россияне бизи
prav.tatarstan.ru

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов Татарстан Республикасы җитәкчелегенең иң авыр елларда да татар халкы, башка халыклар, бөтен Россия Федерациясе мәнфәгатьләрен яклап килүен билгеләп узды. Бүген ул Казанда узган Татарстан халыкларының III съездында катнашты.

Рамазан Абдулатипов Татарстан җитәкчелегенең үз сүзендә тора белүче намуслы кешеләр булуын, хакыйкать, дуслык, туганлык тарафдарлары булуын, моның нәтиҗәсендә республиканың чәчәк атуын ассызыклады. Дагыстан башлыгы бүген Татарстан халыклары ассамблеясенең бөтен Россия Федерациясендә алдынгы урында торуын шәрехләде. 

"Татарлар – бөек, тарихи халык. Татар халкының бөек казанышларының берсе – татарларның руслар белән, Россия белән берләшүендә. Татарлар бүгенге шартларда Россиядә лаеклы урынын тапты. Татарлар Россияне бизи. Россиянең төрле өлкәләрдәге тормышында татарлар гел катнашты. Шуңа күрә, татарлар Мәскәүгә дә, кавказлыларга караганда, якынрак булды", – дип белдерде Рамазан Абдулатипов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot