news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагыстан башлыгы Болгар цивилизациясе музееннан тәэсирләре белән уртаклашты

Владимир Васильев Болгар ислам академиясе Попечительләр советы утырышында катнаша.

Дагыстан башлыгы Болгар цивилизациясе музееннан тәэсирләре белән уртаклашты
архив/Рамиль Гали

(Болгар, 8 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дагыстан башлыгы Владимир Васильев Болгар музей-тыюлыгында Болгар цивилизациясе музеенда экскурсиядә булды. Журналистларга тәэсирләре белән уртаклашты.

Биредә Дагыстан башлыгына һуннар дәүләте, Төрки каханлык, Хәзәр каханлыгы, Дунай Болгарстаны, Алтын Урда тарихлары буенча күзәтү ясалды, тарихи экспонатлар күрсәтелде.

«Тәэсирләр зур, көчле. Бик уйлап эшләнгән, мәгълүмат кына түгел, эмоцияләр дә күп. Син билгеле бер вакытта яшисең, эшлисең икән, һәм тиз генә тарихи катламнарны йөреп чыкканда, ул вакытта нәрсә булганын, хәзер ничек булуын аныграк аңлый башлыйсың», — диде Владимир Васильев.

Ул үзләренә якын картаны табып, фотографиягә төшергәнен әйтте. «Идел Каспий диңгезенә коя. Шул тарихи чор турында тыңладым, Иделдә Каспийга кагылышлы тарихи процесслар булган. Иделдә һәм Каспийда үзара бәйләнешле цивилизацияләр үсеш алуы кызыклы», — диде.

Дагыстан башлыгы РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары, Попечительләр советы рәисе Сергей Кириенко катнашында Болгар ислам академиясе Попечительләр советы утырышында катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100