Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дагестанда һәлак булучылар саны 19га җитте
Дагестанда булган терактта 15 хокук саклаучы, шулай ук дүрт граждан кешесе, шул исәптән православие рухание һәлак булган, дип хәбәр ителә РФ Тикшерү комитетының телеграм-каналында.
Кичә Дагестанда атыш булды. Милли террорчылыкка каршы комитет мәгълүматлары буенча, Махачкала һәм Дербентта ике православие гыйбадәтханәсенә, синагогага һәм ДПС постына Кораллы һөҗүмнәр ясалган. Рус Православие чиркәве рухание һәм полиция хезмәткәрләре үтерелгән. Соңрак 15тән артык полиция хезмәткәренең һәлак булуы турында билгеле була.
Хәзерге вакытта «Террористик акт», «Законсыз рәвештә утлы корал сатып алу, саклау, ташу» һәм «Утлы корал урлау» статьялары буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз