Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Дагъстанның “КАМАЗ-Автосервис”ның “КамАЗ”га бәйләнеше юк
^Дагъстанның “КАМАЗ-Автосервис”ның “КамАЗ”га бәйләнеше юк
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Дагъстанның Монополиягә каршы Федераль хезмәте “КАМАЗ-Автосервис” ябык акционерлык җәмгыятен (Хасавюрт) монополиягә каршы закон таләпләрен бозган дип тапты. Бу хакта АК@М агентлыгы хәбәр итте.
Җинаять эше “КамАЗ” ААҖнең “КАМАЗ-Автосервис” ЯАҖ үзенең атамасында “КАМАЗ” сүзен хокуксыз рәвештә куллануы турындагы гаризасы буенча ачылган иде. Монополиягә каршы Федераль хезмәт идарәсе фикеренчә, “КАМАЗ-Автосервис” ЯАҖ атамасында “КАМАЗ” элементын куллану аның тауар билгесен бутауга тиң, бу исә намуссыз конкуренциянең бер формасы булып тора. Эшне карау нәтиҗәләре буенча “КАМАЗ-Автосервис” ЯАҖнә монополиягә каршы законны бозуны туктату турында күрсәтмә бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз