news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дачага ике тапкыр бару өчен дүрт СМС-пропуск алу тәртибен аңлаттылар

Шәһәр читендәге йортка бару һәм кире кайту өчен рөхсәт кирәк.

Дачага ике тапкыр бару өчен дүрт СМС-пропуск алу тәртибен аңлаттылар
Владимир Васильев

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү чорында смс-пропуск буенча дачага бару рөхсәт ителгән санны чикләделәр. Республика халкы атнага ике тапкыр шәһәр читендәге йортына бара ала, моның өчен дүрт СМС-рөхсәт алырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дачага ике тапкыр бару өчен дүрт СМС-рөхсәт кирәк, һәр якка бару өчен бер рөхсәт алу күздә тотыла», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Элегрәк үз-үзеңне изоляцияләү вакытында татарстанлыларның СМС-рөхсәтләрне дачага чыгу өчен еш рәсмиләштерүләре мәгълүм булган иде. Республика оператив штабы СМС-пропусклар системасына кайбер гражданнар тарафыннан сервистан кирәгеннән артык файдалану аркасында төзәтмәләр кертте.

news_right_1
news_right_2
news_bot