news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Дача амнистиясе”н 2021 елның 1 мартына кадәр озайтырга мөмкиннәр

Документның икенче укылышына законның гамәлдә булу вакытын бер елга кыскарту тәкъдим ителде.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). Дәүләт Думасында икенче укылышта “дача амнистиясе”н 2021 елның 1 мартына кадәр озайту турында закон кабул ителде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Өченче укылыш 25 июльдә булыр дип көтелә. Беренче версиядә “бакча амнистиясен” 2022 елның мартына кадәр озайту планлаштырылган иде. Әмма икенче укылышка аның срогын кыскарту тәкъдим ителде. Бу датага кадәр гражданнар үз участокларындагы милеккә хокукны җиңеләйтелгән вариантта теркәп өлгерә алачак.

Шулай ук закон проекты Россия субъектлары тарафыннан кадастр эшләренә иң соңгы югары бәяне билгеләү нормасының вакытын чикләнмәгән итәргә тәкъдим итә. Шулай ук халык карамагында булган җир кишәрлекләрен милек өчен түләүсез бирүне 2022 елның мартына кадәр озайтуны күздә тота.

“Дача амнистиясе” 13 ел гамәлдә булды һәм быелның мартында төгәлләнде.

  • Бөтенроссия кайнар элемтә вакытында, “дача амнистиясе” мәсьәләсе Татарстан бакчачылары тарафыннан Федераль кадастр палатасына бирелгән иң популяр сорау булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100