Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дачада автомобиль ремонтлаган өчен штраф салырга мөмкиннәр
Россиялеләрне дачада автомобиль ремонтлаган өчен штрафка тартырга мөмкиннәр. Юрист Тимур Харди «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Аерым алганда, май яки тормоз сыеклыгын алыштырганда, алар туфракны бозса, 3-5 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук тиешле булмаган вакытта шаулаган өчен дә җаваплылык яный.
«Әгәр тынлык сәгатьләрендә ремонт ясаганда, шомарту машинасы һәм көчле тавыш чыгаручы, күршеләргә йокларга комачаулый торган башка кораллар куллансаң, шулай ук штрафка тартырга мөмкиннәр. Мәсәлән, Мәскәү өлкәсендә ул 1-3 мең сум тәшкил итә. Ел дәвамында кабат бозган очракта аның күләме югарырак булачак», - диде Харди.
Техник хезмәт күрсәтү станциясе яисә автоюгыч оештырган дача кишәрлекләре хуҗаларын җирдән максатчан файдаланмаган өчен административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр: әгәр участокның кадастр бәясе билгеләнгән икән, штраф аның 0,5-1 процентын (әмма 10 меңнән дә ким түгел) тәшкил итәчәк. Әгәр кадастр бәясе билгеләнмәсә, 10-20 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Шуның белән бергә, дача участогында тәгәрмәчләргә һава тутырырга, дворник һәм көзгеләрне алыштырырга яки шөреп боргыч ярдәмендә бардачокны ремонтларга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз