Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дача хуҗаларына кар чистартмаган өчен 100 меңгә кадәр штраф салырга мөмкиннәр
СНТ һәм ДНТ ширкәтләрдәге дачаларның хуҗалары бу территориядәге чисталык һәм тәртип өчен җаваплы, югыйсә аларга штраф яный ала. Бу хакта «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә адвокат Елена Кудерко сөйләде, дип яза РИА Новости.
Аның сүзләренчә, территорияне кардан чистарту янгынга каршы чараларның берсе булып тора. Мондый бурычны үтәмәгән өчен милекчеләргә 100 мең сум штраф түләтергә мөмкиннәр. Бу штрафның кырыслыгы кар чистартылмаган юлларның ашыгыч хезмәтләр эшенә комачаулавы белән аңлатыла.
«Территорияне чистарту бурычын үтәмәгән очракта, штраф бакчачылар арасында бүленәчәк һәм өстәмә взнослар составына кертеләчәк», - дип аңлатты Кудерко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз