news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәвеш наратлыгында узган җәйге палаткалы шәһәрчектә апаслылар хәрби әзерлек мәктәбе үтте

Лагерь белән саубуллашу алдыннан алар АКМ автоматыннан ату күнекмәләре буенча имтихан тапшырды.

 (Апас, 2 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Моннан ун ел элек Апас районы Дәвеш балалар ял-сәламәтләндерү үзәге-шифаханә эчке аланлыгында армиягә барачак яшүсмерләр өчен хәрби өйрәнү-ял җәйге палаткалы шәһәрчектә 1500 дән артык егет беренче хәрби күнекмәләр үтте, дип яза район газетасы.

Аңа чаклы, Совет заманнарында 9, хәзерге Россия мәгариф системасы буенча 10 сыйныф тәмамлаучы ир балалар өчен мондый, ике-өч көнлек хәрби әзерлек үтү җәйге палаткалы лагерьлар Апас, Чүрибураш һәм Морзалар авылы янәшәсендәге урман аланнарында үткәрелә иде. Беренче хәрби әзерлек, ОБЖ укытучылары, район хәрби комиссариаты офицерлары күзәтүе астында малайлар учак ягып үзләре ашарга пешерә, сакта тора, төрле ярышларда катнаша-боларның барысы да әле үсеп, ныгып кына килүче яшүсмерләр өчен бик файдалы тәрбия алымы дип бәяләнә.

-Апаслылар белән беррәттән инде 5 ел бу палаткалы шәһәрчеккә Кайбыч һәм Татарстанның башка районарыннан “Армия хезмәтенә әзер бул!”,
“Яшь десантчы” исемле җәйге лагерьга чакырылган яшүсмерләр дә “солдат боткасы” ашый, автомат тотып постта, каравылда тора, пневматик винтовкадан ата, 5-6 спорт төре белән шөгыльләнә. Үзара ярышларда һәркем катнаша. Алар арасында кызлар да булуы районыбызда яшь патриотлар тәрбияләүнең югары дәрәҗәдә алып барылуын раслый,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

Соңгы 5 елда бу лагерьга район мәктәпләренең, аграр көллиятнең “Форпост” отрядлары да чакырыла башлады.

Быелның 28-29 маенда Дәвеш наратлыгында узган җәйге палаткалы шәһәрчектә Апас һәм Кайбыч районынан килгән 80гә якын яшүсмер беренчел хәрби әзерлек мәктәбе үтте. Лагерь белән саубуллашу алдыннан алар АКМ автоматыннан ату күнекмәләре буенча имтихан тапшырды.

-Җәйге палаткалы шәһәрчек ачылыр алдыннан Татарстан хәрби комиссариаты, республика эчке эшләр министрлыгы, Казандагы хәрби училище, район эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге белән сөйләшүләр уздырыла. Ату күнекмәләре үткәрер алдыннан Хәрби Устав буенча яшүсмерләр һәм аларны озата килүчеләр белән катгый инструктаж үткәрелә. Хәрби корал район һәм Татарстан хәрби комиссариаты, хәрби уку йорты офицерлары һәм район, Казан полиция хезмәткәрләренең җитди күзәтүе астында кулланыла. Соңыннан пулясыз патрон гильзаларын берәмтекләп җыеп, аларны складка акт буенча тапшыру каралган. 2007 елдан башлап, барлык таләпләргә туры китереп төзелгән брустверлы ачык траншеялы тирда АКМ нан төзлеккә ату программасы күнекмәләрен тулы комплекслы итеп үткәрә башладык. Автомат “магазины” гадәттә 9 патрон белән корыла һәм 3 тапкыр берәр тапкыр атыла. Калган патроннар автоматтан 50 метр ераклыктагы мишеньга чиратлап атылырга тиеш. Нәтиҗәсен күрәбез-безнең районнан солдатка чакырылган егетләребез хәрби хезмәтләрен намус белән үтәләр, командирларыннан җылы сүзләр белән сугарылган рәхмәт хатлары алабыз,-ди полковник Паймурзин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100