news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәүдәт Сөләйманов балаларның "Сәләт"кә карата ышанычы тупланган дип саный

Казанда "Сәмрух" премиясен тапшыру тантанасы ачылды.

Җәүдәт Сөләйманов балаларның "Сәләт"кә карата ышанычы тупланган дип саный
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). "Сәләт" проекты җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов "Сәләт"кә карата балаларның ышанычы тупланган, дигән фикердә. Бу хакта ул Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үтүче "Сәмрух" дип аталган премия тантанасы ачылышында әйтте.

"Сәләт"не без бүген күрәбез икән, димәк, ул җыела, ныгый, үсә. Минемчә, шушы еллар арасында "Сәләт"кә карата балаларның ышанычы, көче тупланган", - диде ул.

Җәүдәт Сөләйманов "Сәмрух" премиясендә "Сәләт"кә 25 яшь булуын да искәртте. "Сәмрух" премиясе - сәлкешләрнең иң-иңнәрен күрсәтә һәм сайлый торган чара", - дип билгеләп үтте ул.

"Без яшьләр белән матур эшләр башкарабыз, әле бездә потенциал бар, алга таба тагы да үсеп, хезмәт итәрбез дип ышанам", - диде Җәүдәт Сөләйманов.

Җәүдәт Сөләйманов барлык җитәкчеләргә, оештыручыларга рәхмәтен ирештерде. "Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәт, чөнки аның командасы биредә дә безнең белән. Ул безгә ярдәм итеп кенә калмый, һәрвакыт безнең белән булырга да тырыша", - диде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot