Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәүдәт Миңнуллинның “Шәрык клубы” фәнни-популяр китабын тәкъдим итү кичәсе була
Анда басманы әзерләүдә катнашучылар, тарихчы галимнәр, интеллигенция вәкилләре чакырулы
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). 28 ноябрь сәгать көндезге 2дә Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда тарихчы, галим Җәүдәт Миңнуллинның “Шәрык клубы” исемле фәнни-популяр китабын тәкъдим итү кичәсе була.
Әлеге чараны үткәрү өчен Г.Тукай музее сайлану очраклы түгел. Габдулла Тукайның тормышы, иҗаты Шәрык клубының барлыкка килүе һәм эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнештә тора. Габдулла Тукай татар зыялыларының Казандагы мәдәни үзәге булып яшәгән әлеге клубта даими кунак була. Биредә ул лекцияләр белән чыгыш ясый, әдәби кичәләрдә шигырьләрен укый, беренче кыллы оркестр башкаруында татар халык җырларын тыңлый, мәдәният вәкилләре белән аралаша.
Китапта исә Г. Тукай белән бәйле мемориаль урыннарның берсе булып саналган Шәрык клубының барлыкка килү, яшәү тарихы тәфсилле яктыртыла. Чарага басманы әзерләүдә катнашучылар, тарихчы галимнәр, интеллигенция вәкилләре чакырулы. Шулай ук бүгенге заман татар яшьләрен берләштергән рәсми булмаган Шәрык клубы вәкилләре катнашуы да көтелә, дип “Татар-информ”га хәбәр итәләр Габдулла Тукай әдәби музееннан.
Габдулла Тукай әдәби музее татар дөньясының фән, мәдәният учакларының берсе булып яшәвен дәвам итә: биредә төрле яшьтәге кунаклар өчен экскурсияләр генә түгел, әдәби очрашулар, кызыклы лекцияләр, балалар өчен Г.Тукай әсәрләре персонажлары белән музыкаль тамашалар һ.б. чаралар да еш уза, милли тормышның төрле якларын яктырткан күргәзмәләр ачыла. Чираттагы чара да музей тормышы өчен мөһим бер вакыйга санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз