Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәүдәт МИҢНУЛЛИН:
“Язма документлар һәм кулъязмаларны реставрацияләү һәм консервацияләү үзәге Тукай институтының бер бүлеге булырга тиеш”
ТР Президенты тарафыннан игълан ителгән Тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында Казан университетында утыз елдан артык язма мирасны җыю, туплау, саклау һәм өйрәнү эшләре белән шөгыльләнгән галим Җәүдәт Миңнуллин белән очрашып сөйләштек. Университетта бу эшкә 1804 елда Ибраһим Хәлфин тарафыннан нигез салынган, ул Россия Фәннәр академиясе академигы булган Христиан Мартен Френ белән берлектә татарча кулъязмаларны өйрәнү һәм бик тә әһәмиятлеләрен бастырып чыгару эшен башлап җибәргән. 1963 елдан алып Миркасыйм абый Госманов язма истәлекләрне җыю һәм саклау эшен системага салган: бу елдан башлап университетта даими рәвештә археографик экспедиция эшләп килә. Элекке СССР территориясендә шушы өлкәдә даими эшләп килә торган экспедиция санала ул.
Әңгәмәбез – язма мирасыбызны саклау өлкәсендәге проблемалар, чит илләрнең язма мираска мөнәсәбәте, Казанда Язма документлар һәм кулъязмаларны реставрацияләү һәм консервацияләү буенча үзәк төзелү мөмкинлекләре, чит ил галимнәренең гарәп язулы китапларга ни өчен мөрәҗәгать итүләре, язма мирасны саклауда координацияләү эшенең мөһимлеге һ.б. турында.
Милли архивларыбыз ролен мәгълүм дәрәҗәдә безнең кулъязмалар, бигрәк тә, кулъязма китаплар уйный
Җәүдәт абый, ТР Президенты тарафыннан игълан ителгән Тарих-мәдәни мирас елында язма мираска кагылышлы мәсьәләләр турында бик сөйләнмәүгә сезнең мөнәсәбәтегез ничек? Югыйсә, тарихи биналар кебек үк, язма мирас та безнең зур байлыгыбыз бит...
Җ.М.: Беренчедән, Президент тарафыннан Тарих-мәдәни мирас елы дип игълан ителү, әлбәттә, бик уңай күренеш. Сүз дә юк, моны хупларга гына кирәк. Матбугатта да, үзебез дә күреп торабыз инде: бу елда тарихи һәм мәдәни мираска игътибар артты. Һәм иң беренче чиратта иң зур игътибар – Болгар һәм Свияжск шәһәрләренә. Әмма ләкин тарихи-мәдәни мирас дигән төшенчә бик зур һәм киң төшенчә. Анда тарихи биналар гына керми. Әлбәттә, алары да мөһим, сүз дә юк. Тарихи-мәдәни мирас язма истәлекләрен дә, халык уеннарын да, гореф-гадәтләрен дә – барысы да үз эченә ала.
Әмма 1552 елгы гарасатлардан соң безнең чын мәгънәсендәге милли архивларыбыз сакланмаган. Һәм шуларның ролен мәгълүм дәрәҗәдә безнең кулъязмалар, бигрәк тә, кулъязма китаплар уйный. Үзем 30 елдан артык татар кулъязмаларын җыю өлкәсендә эшләгәнгә күрә, әлбәттә, мине борчыганы шушы өлкә. Әлбәттә, бу юнәлештә бер нәрсә дә эшләнми дип әйтеп булмый, эшләнә. Әйтик, ел саен мин язма истәлекләрне эзләү, табу, җыю буенча археографик экспедицияләр оештырам. Аннан соң кулъязма, гомумән, басма мирасны җыю белән ТР Милли китапханәсе дә һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты да шөгыльләнә. Институтта язма һәм музыкаль мирас бүлеге эшләп килә. Әмма, минемчә, бу өлкәдә эшне планлы рәвештә алып бару – координацияләү, ягъни системалы эшләү җитеп бетми. Менә узган гасырның 20 нче еллар башында Гыйльми үзәк булган. Аның башында Галимҗан Ибраһимов торган. Менә шушы үзәк татарны өйрәнүгә караган бөтен эшләр буенча төрле-төрле юнәлештә координацияләү үзәге булган. Ул шактый эшләр башкарган.
Бүгенге көндә координацияләү эшенә комачаулый торган зур әйбер: теге яки бу оешманың кайсы системага караган булуы. Ягъни ведомство киртәләре бар. Әйтик, безнең университет – федераль үзәккә, калганнары Татарстанга карый. Хәзер үзара сөйләшеп эшләү җитми. Минем соңгы елларда “Мирас” дигән комплекслы программа эшләнүе турында ишетеп беләм. Әле ул төзелеп бетеп, расланмаган.
ТР Дәүләт Советында июль аенда узган парламент тыңлауларында әлеге программада язма истәлекләрне табу, өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча махсус бүлек булдырырга дигән тәкъдим белән чыкканнар иде ...
Җ.М.: Беләсезме, ул хакта матбугатта да сүз булды инде. Менә Мәскәүдә Пушкинский дом бар. Гади генә тел белән әйткәндә, Рус әдәбияты институты инде ул. Менә бездә Тукай институты оештыру буенча сүзләр йөри. Бу хакта “Мәдәни җомга” газетасы да язып чыкты.
Бу институт КФУ базасында күзалланамы?
Җ.М.: Ул университет базасында була алмый. Чөнки Тукай институты республика оешмасы булырга тиеш. Аның иң кулай варианты, әлбәттә, институтны шушы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге нигезендә эшләү һәм мөстәкыйльләштерү. Аларның Кремльдә менә дигән әйбәт биналары бар. Аны кадрлар һәм техника белән көчәйтү кирәк. Үзәккә кайбер әйберләр алынды да инде. Әлбәттә, инде хезмәт хакы мәсьәләсе дә килеп баса.
Сез бүгенге көндә Казан университетында кулъязмаларны һәм тарихи һәм сирәк китапларны җыю, өйрәнү һәм популярлаштыру эшенең куелышыннан канәгатьме?
Җ.М.: Университетта ул традиция, гадәт буенча бара инде. Әмма адәм баласын бер нәрсә дә 100 процент канәгатьләндереп бетерә алмый, мине дә шулай ук. Чөнки безнең кулъязмаларны басылып эшкәртү өлкәсендә эшләүчеләр - 3 кеше. Аларның кайсы пенсиядә инде, әзерлек тә җитеп бетми, дип әйтик.
Ә җыю мәсьәләсенә килгәндә, экспедицияләр элеккеге еллардагы кебек бик зур күләмле түгел. Элеккеге елларда мин студентлар белән Татарстаннан читтәге, татарлар яшәгән төбәкләрдә йөри идем. Ярты Россияне өйрәнеп чыктым дип әйтергә була. Хәзер мин читкә чыгып китә алмыйм. Ни өчен? Моның гади берничә сәбәбе бар: бүгенге көндә студентларның күпчелеге – кызлар. Алар белән читкә чыгып китү, хәзерге балалар белән палаткаларда, урманнарда яшәү җайсызрак. Элек егетләр бар иде, хәзер алар юк. Бу инде хәзерге заманның бер үзенчәлеге дип әйтергә кирәк. Киләсе елга Казанда Универсиада булу сәбәпле, укулар алданрак бетәчәк, экспедицияләр булмаска да мөмкин әле.
Финанс ягы да мактанырлык түгел. Менә хәзер, бер яктан караганда, грантлар алу мөмкинлеге ачылып килә. Аны алырга мөмкинлек бар дип әйтәләр. Грантка бер-ике тапкыр биреп карадык без, әмма татар тематикасына Мәскәү бирми.
Республика күләмендә бу өлкәдә грантлар булдыру турында фикерләр бар. Димәк, сезгә дә мөмкинлекләр ачыла дигән сүз.
Җ.М.: Бу – республика күләмендә, ә без федераль университет. Монда шундый административ әйберләр дә бар шул ...
Менә туксанынчы елларда нәрсә белән җиңеллек булды? Ул вакытта төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә идем дә, алар бернинди хисапсыз акча бирәләр иде. Бу акчага палаткалар да алып, җиһазларны да яңартып була иде, ашау-эчүгә, транспортка да тотарга мөмкин иде. Ул вакытта университеттан бер тиен дә алмаган чаклар булды. Ә хәзер хәйриячелек мәсьәләсендә законнар катгыйланды.
Финанс хәлләре авырайгачтын, экспедицияләрне ТР Милли китапханәсе белән оештыра башладык. Разил Исмәгыйлевич ул вакытта китапханәнең директоры иде. Ул безгә транспорт, акча белән дә ярдәм итте һәм без җыелган материалны икегә бүлә идек.
Язма истәлекләрне цифрлаштыру – көнүзәк, иң актуаль мәсьәлә булып кала
4 июльдә ТР Дәүләт Советында узган парламент тыңлауларында республикада сакланучы кулъязмалар фондының 70 процентын реставрациягә һәм консервацияләргә кирәк дип чаң сукканнар иде. Университет китапханәсендә саклана торган ядкәрләргә дә бу проблема хастыр инде. 15 ел элек үк, әле без студент булган вакытта инкыйлабка кадәр чыккан газетларны студентларга бирергә бик атлыгып тормыйлар иде.
Җ.М.: Беләсезме: моны кайсы кулъязма, нинди басма, газета-журналга карап белеп буладыр. Бу нәрсә дигән сүз? Әйтик, мәсәлән, узган гасырның егерме-утызынчы елларында кулъязмалар, басылган газет-журналлар 18 нче гасырдагы кулъязмаларга караганда, тизрәк юкка чыга. Ни өчен? Беренчедән, кәгазь, кара сыйфаты начар. Ул бездә генә түгел инде, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында да шулай: кайбер классик язучыларыбызның химик каралар белән язылган язмалары үзеннән-үзе юкка чыга. Ә менә 17-18 нче гасырда каурый каләм белән язылган әйберләр кичә генә язылган кебек торалар. Чөнки алардагы кара органик кушылмалардан эшләнгән, химия түгел.
Мине иң борчыганы – гарәби хәрефле газеталар һәм журналлар. Әле журналлар ярый. Ә газетларны бүгенге көндә куллану артты дип әйтергә була. Алар юка кәгазьгә басылганлыктан, нык таушала. Хәтта без кайберләрен цифрлаштыра да башлаган идек. Бер-икесенең ксерокүчермәсе дә бар. Ләкин әле анда эш бик күп. Менә без “Вакыт” газетасын цифрлаштырдык. “Шура” журналын Мәскәү керткән булган. Аннан соң “Өлфәт” газетасының тулысынча күчермәсе бар. Әмма бу әле бик аз процент кына әле. Цифрлаштыру – көнүзәк, иң актуаль мәсьәлә булып кала.
Менә хәзер университетта цифрлаштыра торган зур аппарат - планетар сканер сатып алынды. Аны яңа гына куйдылар. Ләкин әлегә ул заказга гына эшли.
Җәүдәт абый, белгечләр якындагы 5-7 ел эчендә Казанда Язма документлар һәм кулъязмаларны реставрацияләү һәм консервацияләү буенча үзәк төзелеп, реставрация эшләре башланмаса, газета һәм журналларның тиз арада юкка чыгачагын фаразлый. Сез моның белән килешәсезме?
Җ.М.: Бу үзәкне оештыру буенча сүзләр күптәннән, кимендә 5-6 ел сүз бара инде. Аны оештыруда ярдәм итәргә теләп, безгә Төркиядән, Гарәп илләреннән мөрәҗәгать итүләр булды. Ләкин хаман эш сүздән ары китә алмый. Бер яктан караганда, бу үзәк сүз дә юк – кирәк. Әмма хәзер бит бөтен нәрсәне матди яктан файда китерсен дип оештыралар. Ә бу беренче чорларда һәм гомумән матди яктан файда китерә торган әйбер түгел. Ул беренче чиратта язма истәлекләрне саклап калу өчен кирәк.
Сез бу үзәкне үзегез ничек күзаллайсыз?
Җ.М.: Мин аны Тукай институтының бер бүлеге булырга тиеш дип уйлыйм. Анда эшләүче галимнәр иң беренче чиратта кайсы кулъязмаларны, кайсы басмаларны реставрацияләргә һәм консервацияләргә икәнлеген билгеләргә тиешләр. Аннан соң техник хезмәткәрләр, әйтик, химиклар, биологлар эшкә тотына: бу басмаларны дезинфекцияләргә, бөҗәкләргә каршы эшкәртергә кирәк. Аннан соң инде цифрлаштыру эшенә тотыну зарур. Монысын инде техника башкара.
Җәүдәт абый, без инде күпмедер елга соңга да калганбыздар. Күпме мирас югалгандыр инде ...
Җ.М.: Беләсезме монда кайтканнары әле хәзерге вакытта фәнни оешмаларның архивларында, фәнни китапханәләрдә булганнары күпчелеге саклана – сүз дә юк. Ләкин ничек саклана бит ...
Ничек саклана соң? Нинди шартларда? Анда бит инде тиешле дымлылык та булуы кирәк.
Җ.М.: Әйе, аның микроклиматы да тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Ул яктан караганда, университетның 19 нчы гасырда салынган китапханә бинасында микроклимат булдыру өчен бернинди хәзерге заман җайланмалары юк. Ләкин ул бина шул замандагы табигый таштан салынган. Шунлыктан анда микроклимат үзеннән-үзе бар. Аннан соң анда бернинди җылыту системалары юк, аерым бер котельныйдан стенадагы тишекләр аша җылы һава өрдерелә. Ул яктан ярый. Хәзерге заман таләпләре буенча җайлаштырылган бина - Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыныкы. Аларның анда тимердән эшләнгән шкафлары да бар, махсус климат та сакланыла. Безнең өчен хәзерге вакытта Татарстанда иң уңайлы шартлар шунда тудырылган.
Ә Милли китапханәдә шартлар ничегрәк? Сез бит инде коллегаларыгыз белән аралашасыз ...
Җ.М.: Әйе, анда безнең университетны тәмамлаган кешеләр эшлиләр. Җитәкчеләре - Айрат Заһидуллин. Анда шартлар университетка караганда шулай ук әйбәтрәк, минемчә. Алар язма истәлекләрне чистарталар, төплиләр. Милли китапханәдә акрын гына булса да гарәби хәрефле басма китапларның җыелма каталогын эшлиләр. Ягъни һәрбер китапның авторы, исеме, кайда басылганы башта гарәп хәрефләре белән языла, аннан соң хәзерге кириллицага күчерәләр һәм кыскача гына аннотациясе бирелә. Һәм шуның һәрбер басмасы - бөтенесе исәпкә алына.
Бу исемлекләр белән кайда танышырга мөмкин соң?
Җ.М.: Милли китапханәнең Карл Маркс урамында урнашкан бинасында. Бу эш әле дә дәвам итә. Анда да берничә генә хезмәткәр эшли.
Гомумән, республикада саклана торган язма мирас исемлеге белән берәр кайда танышырга мөмкинме?
Җ.М.: Юк, андый нәрсә юк. Мин әйтеп киттем бит инде координацияләү юк дип.
Димәк, һәрберсе аерым алып бара?
Җ.М.: Университетның, мәсәлән, китапханәдә үз каталогы бар. Бүгенге көндә университетның Фәнни китапханәсендә исәпкә алынган 10 меңнән артык кулъязма саклана. Алар 4 фондка бүленгән. Фондларның беренчесе, әлбәттә, төрки-татар фонды, анда 5 меңнән артык кулъязма бар. Шулай ук 5 меңнән артык гарәп фонды, бер меңгә якын фарсы фонды бар. Һәм документаль чыганаклар фонды. Әлбәттә, бу бүленеш шактый шартлы. Чөнки кайвакытта бер үк кулъязмада төрле-төрле телләрдәге әсәрләр теркәлгән булырга мөмкин. Әйтик, кулъязманың яртысыннан күбрәге гарәпчә булса, аны гарәп фондына куялар. Шунда татарча текст та булырга мөмкин.
Чит ил галимнәрен гарәби кулъязмалар һәм дин тарихы, диннең милләт, милли проблемалар белән бәйләнеше темалары кызыксындыра
Казанның 1000 еллыгына күпләп бастырып чыгарылган Коръәннең Казан басмасы да, ялгышмасам, университет китапханәсендә саклана...
Җ.М.: Әйе, аның төп нөсхәсе бездә саклана. Ул бик яхшы сакланган. Аның даны беләсезме ни белән чыккан? Аның хәрефләренең киселеше укыр өчен бик уңайлы, басылу сыйфаты да әйбәт. Казан басмасы дигән атама аның язу төренә бәйле. Әлеге Коръән ел саен басылып килүгә карамастан, 19 нчы гасыр ахырына кадәр Изге китапны күчереп язу традициясе дә дәвам иткән. Бу татарның китаплы халык булуын, Коръәнгә ихтыяҗның зур булуын күрсәтә. Хәтта басылып чыккан китапларны да күчереп язу очраклары булган. Бу - бик уникаль күренеш.
Ә чит илләрдән килеп, кулъязмалар һәм сирәк китаплар белән кызыксынучы галимнәрне иң беренче чиратта нәрсә кызыксындыра: татар тарихымы, телме дигәндәй?
Җ.М.: Соңгы елларда бездә Германиядән һәм Америка кушма штатларыннан берничә егет стажировка узды. Алар Урта Иделдә, бездә татарда да, дин тарихы, диннең милләт, милли проблемалар белән бәйләнеше темалары белән шөгыльләнде. Һәм мондый-мондый калын-калын монографияләр дә язып киттеләр. Кайберләре русчага тәрҗемә ителеп, бастырылды да. Киләләр, эшлиләр.
Андый очраклар еш буламы соң?
Җ.М.: Без кайвакытта студентларны бераз оялту өчен, сез китапханә яныннан сызгырып узып китәсез, немец, япон малайлары анда гарәби язмаларны укып, өйрәнеп утыра, дибез. Тимер пәрдә күтәрелгәч, туксанынчы елларда да, бу гасыр башында да килүчеләр бар. Ай саен берәр илдән берәрсе килми калмый. Алар – Германиядән, АКШтан, Голландиядән, Латвиядән. Төркиядән күп киләләр, Япониядән килүчеләр бар. Элеккеге союздаш республикаларны санап та тормыйм. Берара Франциядән дә килделәр. Аларны татар тарихы, җәдитчелек проблемалары кызыксындыра. Христиан илендә мөселманнар ничек яшәгән, аларның мөнәсәбәтләре ничек булган, ничек уртак тел тапканнар – аларга шул кызыклы. Ни өчен дигәндә, шул ук Франциядә бу бит хәзерге көндә кискен проблемаларның берсе. Алар, практик максатлардан чыгып, тарихны өйрәнә. Моннан алар тәҗрибә, сабак алмакчы булалар.
Төркиядә язма мирасны саклау өлкәсендә грант системасы әйбәт эшли
Сез үзегез дә, чит илләргә дә чыгып, язма мирасны саклау буенча җыеннарда катнашасыз. Чит илләрдә язма мираска караш ничек? Аларда язма мирасны саклау эше ничек куелган?
Җ.М.: Чит илләрдә барысы да ал да гөл дигән фикер бездә яшәп килә инде ул. Минем Будапештта, Төркиядә булганым, Финляндиядә Хельсинки университеты китапханәсендә эшләгәнем бар. Чөнки заманында Финляндия Россия империясе составында һәм университетлы шәһәр булгачтын, аның китапханәсенә мәҗбүри нөсхә дигән закон нигезендә бөтен басылган китапларның бер нөсхәсен җибәреп барганнар. Хәтта анда татарча китаплар, газетлар да саклана. Мин анда баргач, Ташкентта басылган бер татарча газетаны укып утырдым. Һәм бездәге кебек, фәлән оешмадан отношениеләр дә, рөхсәт кәгазьләре дә сорамыйлар. Чит ил паспортыңны күрсәтәсең, шифрларны язып бирәсең дә, сиңа китереп бирәләр.
Аларда ил күләмендә язма истәлекләрне саклау эше ничек куелган соң?
Җ.М.: Финляндиядә инде хәзер җыймыйлар, чөнки базалары юк. Алар элек җыелганны саклыйлар һәм өйрәнәләр. Анда бит хәзер төрки халык юк, алар мөстәкыйль дәүләт. Ә үз халкыныкын җыю эше дәвам итә.
Аннан соң менә бик читкә китмичә, үзебезнең элеккеге союздаш республикаларны карыйк. Союздаш республикалардагы язма мирасны саклау буенча иң атаклыларының берсе - Әрмәнстандагы “Матенадаран” дип аталган мәдәни үзәк. Анда әрмәннәр үзләренең кулъязмаларын һәм басма китапларын да җыялар. Һәм алай гына түгел, дөньяда әрмән турында нәрсә чыккан, нинди мәкалә, газета, журнал, китап – барысы да шунда җыелган. Әгәр аның асыл нөсхәсен алып булмаса, аның күчермәсен алалар һәм шунда җыеп саклыйлар. Менә бу иң әйбәт үрнәкләрнең берсе.
Шуннан соң безнең элекке тугандаш төрки республикаларда, әйтик, Үзбәкстанда махсус институт – Кулъязмалар институты оештырылган. Төркмәнстанда һәм Казахстанда да бар алар. Мин Ташкентта булганым бар, Алма-Атада да караганым бар. Соңгы елларда бу өлкәдә актив эшли торган дәүләт – ул Казахстан. Ул мәдәни мираска һәм мәгарифкә игътибар бирә ки, дөньядагы мәгариф өлкәсендәге реформалар һәм аларны финанслау мәсьәләсендә Казахстан беренче урынга чыккан. Безнең университетка аннан ел саен берничә тапкыр галимнәр килә һәм казах халкына бәйле булган бөтен әйберләрнең күчермәләрен алалар. Һәм алар Лондонда, Парижда, Берлинда казах халкына караган берәр нәрсә бар икән, шуны алыр өчен икенче көнне үк безгә командировкага чыгып китәргә акча бирәләр дип әйтәләр. Без шунда барып, нинди генә акча сорасалар да, аның күчермәсен алып кайта алабыз, диләр. Һәм алар бөтен дөнья буенча йөриләр.
Татар турында да бар бит башка чит илләр китапханәләрендә ...
Җ.М.: Бар инде, әйе. Менә күрәсезме аларда ул системага салынган һәм финанслана.
Мине хаман шул реставрация һәм консервация мәсьәләләре кызыксындыра инде. Чит илләрдә бу эш ничек куелган соң?
Җ.М.: Әйтик, шул ук Төркиядә, мәсәлән, аларның бик зур китапханәләре, архивлары Топкапы сараенда урнашкан. Алар анда күпме кулъязма, документ сакланганын үзләре дә белмиләр. Язма истәлекләрне даими рәвештә реставрацияләү һәм яңадан бастырып чыгару белән шөгыльләнәләр. Аларның оешмалары бар һәм бу эш бик әйбәт финанслана. Төркиядә бу өлкәдә грант системасы бик әйбәт эшли.
Менә минем, мәсәлән, Алмания басмаларын күргәнем бар. Әйтик, 17 нче гасырга караган немец телендәге документны ничек басканнар? Бер үк китапта документның фотокүчермәсе, шуннан соң шул иске немец телендәге текстның хәзерге немец теленә күчермәсе бирелә. Күрәсезме: бу телчеләр өчен дә, тарихчылар өчен дә һәм хәтта кызыксынучылар өчен дә менә дигән басма. Шушы басма бөтенесен дә канәгатьләндерә ала. Әлбәттә, бу финанслауны сорый торган эш.
Аларда хәзер интернет системалар булгачтын, алар шактый әйберне интернетка кертәләр. Аннан соң беләсезме нинди нәрсә бар? Хәзер инде ул мәсьәләдә фикер алышу бара, дип әйтик. Ул авторлык хокукы белән бәйле. Кайчакта менә интернетка урнаштырырга кирәк, диләр. Ә анда урлау дигән әйбер бар. Россиядә юридик яктан бу мәсьәләләр хәл ителеп бетерелмәгән.
Татарстаннан - Төркмәнстанга атаклы төркмән шагыйре Мәхтүм Күлинең шигырьләренең күчермәсе бүләккә
Җәүдәт абый, идеалда бездә язма мирасны саклау эше ничек булырга тиеш соң? Сез ничек күзаллыйсыз?
Җ.М.: Менә язма һәм гомумән мәдәни мирасны саклау дигән төшенчә - ул киң төшенчә. Аны җыю, туплау, саклау, эшкәртү, популярлаштыру – аның өчен кадрлар әзерләү, библиографик күрсәткечләр эшләү кирәк. Яңа Тукай институты оештырып, 100 кешене утыртып, барысын да эшле итәргә була. Гөрләп торган бер институт эшли алабыз без.
Потенциал бар инде...
Җ.М.: Әлбәттә, бар. Мәрхүм академик Әбрар ага Кәримуллин исәпләүләре буенча, революциягә кадәр татарлар тарафыннан 15 меңнән артык исемдәге китап басылган. Әле фәлән миллион тираж белән. Шул ук вакытта Россия империясендә яшәгән башка төрки халыклар, барысы бергә җыелып, 700 гә якын исемдә китап басканнар. Карагыз шуннан чагыштырып кемдә нинди потенциал булганын. Казахстанда Кулъязмалар институтын оештырганда кайберәүләр базада 500 кулъязма булган дип әйтәләр. Әле ачы телле кешеләр ул 500 язманың да 300е татарныкы булган дип әйтә. Бәлки шулай да булгандыр. Алар, дөресен генә әйткәндә, борынгы язма мираска ия халык түгел бит. Кайбер халыкларда ул бөтенләй юк. Менә узган ел-өченче елларны безнең Президент Төркмәнстанга барыр алдыннан, университетка мөрәҗәгать иттеләр. Без атаклы төркмән шагыйре Мәхтүм Күлинең шигырьләренең күчермәсен алып, бүләккә сыйфатлы күчермәләр эшләп җибәрдек. Аны заманында мәрхүм академик Миркасыйм абый Әстерханнан алып кайткан иде.
Җәүдәт абый, координацион үзәк төзү безгә нинди уңышлыклар китерер, нинди өстәмә мөмкинлекләр ачар микән?
Җ.М.: Беләсезме, координацион үзәк яки махсус институт булса, ведомствоара киртәләр бераз җимерелер иде дип уйлыйм мин. Һәм аннан соң кайбер өлкәләрдә параллель рәвештә эш алып бару бетсә, шәп була бит инде. Әйтик, фәлән оешма бусы белән күбрәк шөгыльләнә, монысы бу юнәлештә, тегесе теге юнәлештә эшли. Нәтиҗәдә нормаль бер картина да килеп туарга мөмкин. Идеалда ул шулай булырга тиеш инде, әлбәттә.
Парламент тыңлауларында нәкъ менә шул координация мәсьәләсенә зур игътибар бирелде дә инде ... Бу хакта резолюциягә дә кертелде.
Җ.М.: Моның өчен, әлбәттә, финанслар, русча әйткәндә, “волевое решение” кирәк. Ул өстән төшәргә тиеш. Парламент тыңлауларына барып җиткән икән, димәк, моннан тәкъдим кергән, проблема өлгергән дигән сүз. Менә хәзер инде чишелешен көтәргә кирәк.
Әңгәмәне Римма ГАТИНА корды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз