Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Җәүдәт Гыйльманов Мәдәният министрлыгын аранжировщикларга ярдәм итәргә өндәде
Татар аранжировщиклары, монда эш таба алмыйча, Мәскәүгә китәргә мәҗбүр, дип белдерде продюсер.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татар продюсеры, җырлар авторы Җәүдәт Гыйльманов, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында, Татарстан Мәдәният министрлыгын татар аранжировщикларына ярдәм итәргә өндәде.
Продюсер талантлы татар аранжировщикларының Мәскәүдә эшләвен әйтте. "Сез беләсезме Мәскәүдә ничә аранжировщик татар малае утыра? Утызлап-кырыклап егет. Алар Виктор Дробышта (продюсер - ред.), “Руки вверх” төркемендә, Ренат Ибраһимовта эшлиләр. Монда эш таба алмадылар, ә анда рәхәтләнеп акча эшлиләр", - дип сөйләде ул.
Продюсер җырның уңышын билгеләүдә аранжировка зур роль уйный дигән фикердә. "Җыр бит көйдән генә тормый. Җырның уңышы 50 процентка аранжировкадан тора. Аранжировщикларга булышасы иде. Мәдәният министрлыгы шул якка күз салса иде", - диде ул.
Гыйльманов АКШ музыкантлары өчен аранжировка ясаган егетне мисал итеп китерде. "Ул егет биш еллап Казанда яшәде, Америка өчен аранжировкалар ясады. Безнең малайлар аның аппаратурасын барып күргәч, аһ иттеләр: безнең акча белән кимендә 3-4 миллионлык әйбер иде анда. Ә бездә нәрсә бар соң: компьютер, клавишалар һәм бетте", - диде продюсер.
"Аннары әйтәләр: имеш, сезнең аранжировкалар Америкага караганда артта калган. Калабыз шул! Аранжировщиклар Татарстанда күп, тик алар күп нәрсәне белми. Аларны җыеп, тәҗрибәле осталарны чакырып, яшьләргә семинарлар уздырасы иде. Аннары аппаратура сатып алырга булышсыннар иде яки бер студия оештырсыннар иде", - дип тәкъдим итте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз