news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәүдәт Гыйльманов «Халкыбызга хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән

Продюсерга бүләкне Марий Элның Мәдәният министрлыгы тапшырган.

Җәүдәт Гыйльманов «Халкыбызга хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән
Рамил Гали

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Марий Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре буенча министры урынбасары Галина Ширяева продюсер, җырлар авторы Җәүдәт Гыйльмановны Марий Эл Республикасы төзелүгә 100 ел уңаеннан «Халкыбызга хезмәт өчен» медале белән бүләкләгән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Йошкар-Олада мари артистлары белән февральдә 60 яшьлек юбилеемны уздырган идем. Мин Марий Элда композитор буларак танылган кеше булып саналам. Мари телендә җитмешләп җырым бар, ел саен „Ел җыры“ бәйгесендә җырым чыга, ә „Татар җыры“нда бер җырым да чыкканы юк әле. Алла боерса, быел да мари телендә тагын бер җырым дөнья күрер дип уйлыйм», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot