Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәүдәт Фәйзи каберенә чәчәкләр салу тантанасында композиторның җыры башкарылды
Филармония хезмәткәрләре оештырган чарада Җәүдәт Фәйзинең талантын хөрмәт итүчеләр, туганнары, билгеле иҗат вәкилләре катнашты.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Җәүдәт Фәйзинең тууына 110 ел булу уңаеннан Татар зиратында бөек композиторның каберенә чәчәкләр кую тантанасы булды. Килгән кешеләр зур ихтирам белән бөек шәхесне искә алдылар.
«Җәүдәт Фәйзи безнең көчле төркемебезнең иң күренекле җәмәгать эшлеклесе иде», — дип хөрмәтләп искә алды җырчы Эмиль Җәләлетдинов һәм бөек композитор тарафыннан иҗат ителгән «Казан арты» җырын башкарып утте.
«Үземнең нәселемдә шундый данлыклы шәхес булу белән бик горурланам, Казан шәһәренең театрлары үткән елны «Башмагым» спектаклен куюлары өчен бик шатмын», — дип белдерде композиторның туганы Диләрә Мөхәммәдьярова.
«Үзе композитор буларак, каләм тибрәтүче буларак театрлар, филармония эше өчен купме җирлек һәм материал әзерләп калдырган, шуңа күрә аның эше бәяләп бетергесез», — дип белдерде Татар дәүләт филармонисенең җитәкчесе Кадим Нуруллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз