Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дүсән Касеинов ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы җитәкчесе итеп дүртенче тапкыр сайланды
Казакъстанда ТӨРКСОЙ Халыкара төрки мәдәният оешмасы Даими шурасының XXXV утырышы үтте.
(Истанбул, 6 декабрь, “Татар-инофрм”, Рушания Алтай). Кичә Казакъстанның Төркестан каласында ТӨРКСОЙ Халыкара төрки мәдәният оешмасы Даими шурасының XXXV утырышы узды. Әхмәт Ясәви исемендәге халыкара казакъ-төрек университетында үткәрелгән җыенга ТӨРКСОЙ оешмасының генераль сәркәтибе Дүсән Касеинов, Азербайҗан халык депутаты Низами Җәфәров, Казакъстан мәдәният һәм спорт министры Арыстанбәк Мөхәммәдиулы, Кыргызстан мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министры Солтанбәк Жумагулов, Төркия мәдәният һәм туризм министры урынбасары Хөсәен Йайман, Төрекмәнстан мәдәният министры урынбасары Нурсаһәт Шырымов, Гагаузия мәдәният һәм туризм баш идарәсе җитәкчесе Марина Семенова, Көньяк Казакъстан өлкәсе губернаторы Җансәет Түймебаев, Төркестан өлкәсе җитәкчесе Алипбек Усербаев, шулай ук Әхмәт Ясәви исемендәге университет җитәкчеләре, ТӨРКСОЙ оешмасына әгъза илләрнең вәкилләре, Төрки академия җитәкчелеге, Төркия дәүләт телерадио корылышы ТРТ журналистлары катнашты.
Утырышның беренче өлешендә үткән елга йомгак ясалды, башкарылган эшләр турында докладлар тыңланды, киләсе 2018 ел өчен эш программасы кабул ителде. Шул исәптән 2017-2020 еллар өчен ТӨРКСОЙ оешмасының генераль сәркәтибе сайланды. Утырышта катнашучылар бердәм булып элеккеге җитәкче Дүсән Касеинов өчен тавыш бирделәр. Бу турыда ТӨРКСОЙ оешмасының мәгълумат үзәге хәбәр итә.
Мәгълүмат өчен: Дусән Касеинов әлеге вазифага беренче тапкыр 2008 елда сайланды. Ул 1947 елда Алтай төбәгенең Бийс каласында дөньяга килә. Караганда музыка училищесын һәм Курмангазы исемендәге Алматы казакъ дәүләт консерваториясен тәмамлый. Хезмәт юлын Казакъстан дәүләт радио һәм телевидениесенең камера оркестрында артист булып башлый.1970-1972 елларда П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консеравториясендә - ассистент, 1972-1978 елларда Курмангазы исемендәге Алматы казах дәүләт консеравториясендә өлкән укытучы булып эшли. Соңрак шул ук уку йортының Скрипка кафедрасын җитәкли, 1987-1997 елларда әлеге консерваториянең ректоры вазифасын башкара. 1997 елда Казакъстан Мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау министрлыгының Мәдәният комитеты рәисе була. 2003 елда Казакъстан мәдәният министры итеп билгеләнә. 2004-2005 елларда - Казакстан тышкы эшләр министлыгының махсус вазифалы илчесе, 2005-2008 елларда Бәйсез дәүләтләр берелегендә Казакъстанның мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек вәкиле вазифаларын башкара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз