news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәрвишләр бистәсендә янгын сүндерүчеләр ут капкан йорттан 82 яшьлек хуҗабикәне коткарган

Хезмәтчәннәр урамында ялкын телләре шәхси торак йортның түбәсен һәм ишегалдындагы корылмаларны ялмап алган.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Дәрвишләр бистәсендә янгын сүндерүчеләр ут капкан йорттан өлкән яшьтәге хуҗабикәне коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Хезмәтчәннәр урамында шәхси кирпеч йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Ялкын телләре йортның түбәсен һәм ишегалдындагы корылмаларны ялмап алган, янгынның мәйданы 120 квадрат метрдан артып киткән.

Ут белән көрәшүчеләр ут капкан йорттан 82 яшьлек хуҗабикәне коткарган.

Янгын мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан дип фаразлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot