news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәрвишләр бистәсендә ут капкан шәхси йортның хуҗалары урамга чыгып өлгергән

Янгын бер түбә астындагы йортны, мунчаны һәм гаражны чолгап алган.

Дәрвишләр бистәсендә ут капкан шәхси йортның хуҗалары урамга чыгып өлгергән

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Дәрвишләр бистәсендә ут капкан шәхси йортның хуҗалары урамга чыгып котылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

11.46 сәгатьтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына Дәрвишләр бистәсендә шәхси кирпеч йорт януы турында хәбәр килгән.

Бер түбә астындагы йорт, мунча, гараж, шулай ук чорма янган. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, кешеләр үзләре урамга чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot