news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәрвишләр бистәсендә кечкенә балалы гаилә сөрем газы белән агуланган

Бу хәлнең сәбәбе ачыклана.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген көндез ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 номеры буенча өч кешенең, шул исәптән бер баланың, Дәрвишләр бистәсендәге Совет урамында урнашкан фатирда агулануы турында хәбәр алынган.

Ашыгыч ярдәм табиблары зыян күргән өч кешене – 31 яшьлек хатын-кызны, 29 яшьлек ирне һәм дүрт яшьлек баланы «сөрем газы белән уртача авырлыктагы агулану» диагнозы куеп, хастаханәләргә салган.

Хатын-кызны ир бала белән Балалар Республика хастаханәсенә китергәннәр, ир-атны 7нче шәһәр хастаханәсенә озаталар. Бу хәлнең сәбәбе ачыклана, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot