Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәрвишләр бистәсендәге Балалар йортында ветераннар белән очрашу була
Дәрвишләр бистәсендәге Балалар йортында ветераннар белән очрашу була
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортындагы мәктәптә Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннары белән очрашу үткәрелә.
Әлеге чарада Татарстан Республикасының Ветераннар советы вәкилләре, Дәрвишләр бистәсе җирле советы җитәкчелеге һәм бистәдә яшәүче ветераннар катнашачак. Ветераннар сугыш еллары турындагы истәлекләре белән уртаклашачак. Балалар исә аларга концерт программасы әзерләгән.
Балалар йорты-мәктәбе директоры Гөлсәрия Мәхмүтова әйтүенчә, анда яшәүче балалар бистәдәге сугыш ветераннарының өйләренә барып, аларның хәлләрен белешеп, бәйрәмнәр белән котлап йөргәннәр. Ветераннар белән балалар һәрдаим тыгыз элемтәдә тора. Ә бүгенге очрашу кебек чаралар исә яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия.
Әлеге йортта 3 яшьтән 18 яшькәчә 125 бала тәрбияләнә. Яз көне биредә эш тыгыз, ди Гөлсәрия ханым. Балаларның сәләмәтлеге тикшерелә, кайсылары санаторийларга җибәрелә. Кунаклар килер алдыннан балалар катнашында төзекләндерү һәм чистарыну эшләре дә алып барылган. Бу йортта тәрбияләнүчеләр шәһәрдә уздырылучы төрле чараларда һәрдаим актив катнашып килә. Цирк һәм театрларга да алар еш йөри икән. Менә 22 апрель көнне дә Дәрвишләр бистәсендәге Балалар йортында тәрбияләнүчеләр Г.Камал исемендәге татар театрына барырга җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз