Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәрвишләр бистәсендә чыккан янгынга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәпче булырга мөмкин
Бүген иртән Тынычлык урамында чыккан янгында 66 яшьлек хатын-кыз, 61 яшьлек ир-ат һәм бер яшьлек малайның гомере өзелде.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Дәрвишләр бистәсендә чыккан янгынга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәпче булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлак булган ир-ат исерткеч эчемлекләр белән мавыккан һәм өендә тәмәке тарткан. Белгечләр фикеренчә, саксыз тәмәке тарту янгынның төп сәбәпчесе булырга мөмкин.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы бүген иртәнге дүрттә Дәрвишләр бистәсенең Тынычлык урамындагы бер йортта өч бүлмәле фатирда янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр 66 яшьлек хатын-кыз, 61 яшьлек ир-ат һәм бер яшьлек малайның мәетләренә тап булган. Янгынның мәйданы 20 квадрат метр тәшкил иткән.




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз