news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәрвишләр бистәсе Сабан туенда 55 мең кеше катнашкан

Совет районының куркынычсызлык хезмәте кунакларның якынча санын җиткергән.

Дәрвишләр бистәсе Сабан туенда 55 мең кеше катнашкан
Михаил Захаров

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Дәрвишләр бистәсе Сабан туенда 55 меңгә якын кеше катнашкан. Совет районы куркынычсызлык хезмәте мәгълүматларын Совет районы матбугат хезмәте “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

Совет районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Хәмзина 30 мең кеше кабул итәргә көтелгәнен әйткән иде. “11 мең квадрат метр юлларны төзекләндердек, парковканы яңарттык, ут керттек. Барысы да Сабан туеннан соң Дәрвишләр бистәсендә, Совет районында яшәүчеләр өчен калачак”, - диде ул.

Айсылу Хәмзина Сабан туена әзерлек буенча өметләре аклануын әйтте. “Биш ел дәверендә без ел саен Сабан туен үткәрүне сораучы гаять күп мөрәжәгать кабул итә идек. Каенлыкта аны үткәрүгә бик зур ихтыяҗ бар иде”, - диде ул.

Килгән кунаклар өчен чыгыш ясауда 600гә якын артист катнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100