news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Дүртлек финалы"н Казанда уздырырга дәгъва итү команда мәнфәгатен кайгыртып башкарылган

"Динамо-Казан" клубы директоры бездәге шартларның яхшырак булуын яшерми.

"Дүртлек финалы"н Казанда уздырырга дәгъва итү команда мәнфәгатен кайгыртып башкарылган
Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Хатын-кыз командалар арасында Россия кубогы “Дүртлек финалы”ның Казанда уздыру Татарстан башкаласында волейбол үсешенә булышачак. “Динамо-Казан” хатын-кызлар клубы директоры Сергей Чернышов турнир алды матбугат конференциясендә шундый фикер җиткерде.

“Без үз алдыбызга икенче ел рәттән “Дүртлек финалы”н Казанда уздыру максатын куйдык. Һәм әлеге хокук өчен “Уралочка” клубы белән көрәш алып бардык. Ниндидер үзгә тәкъдимнәр белән чыкмадык. Казан сайланган икән, димәк Бөтенроссия волейбол федерациясе хәлиткеч уеннар уздыру өчен бездәге шартларны яхшырак дип тапкан”, – диде Сергей Чернышов.

Аның сүзләренчә, команданың турнирга үз мәйданында әзерләнүе яхшы. “Дүртлек финалы”н Казанда уздырырга дәгъва итү дә шуны күздә тотып башкарылган.

“Үзебездә әзерләнү, команданы яраткан тамашачылар алдында уйнау яхшы. Ахыр чиктә мондый турнирлар узу урында волейбол үсешенә дә булышачак”, – диде Чернышов.

Исегезгә төшерәбез, 23-24 декабрьдә Казанда хатын-кыз командалар арасында Россия кубогының “Дүртлек финалы” уза. Кубок өчен дүрт команда – “Динамо-Казан”, “Енисей” (Красноярск), “ Уралочка-НТМК” (Свердловск өлкәсе) һәм “Протон” (Саратов өлкәсе) командалары көч сынаша.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100