news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дүртенче тапкыр Тукай премиясенә кандидат Камил Кәримов үз иҗатына ышана

Язучының “Карурманда кара песи” һәм “Игезәкләр йолдызлыгы” китаплары быел Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Быел дүртенче тапкыр Г.Тукай премиясенә кандидат булган Камил Кәримов үз иҗатына ышана. Ул бу турыда "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

Камил Кәримовның “Караурманда кара песи” һәм “Игезәкләр йолдызлыгы” китаплары Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителде.

“Ун ел эчендә өч тапкыр Тукай премиясенә кандидат булып кереп карадым, - ди Камил Кәримов. - Ел саен рәттән булмаса да. Мин быел дүртенче тапкыр кандидатлар исемлегенә кердем. Бу кимсенү, гаҗәпләнерлек күренеш түгел, чөнки бик җитди бүләк. Зур сынаулар узып бүләк алу нормаль хәл. Мине бер урында таптана, дип уйламагыз, һәрвакыт яңа китаплар тәкъдим итә килдем. Үземне Тукай премиясенә өлгереп киләм, дип саныйм. 70 яшь тулып килә бит инде. Әдәби практикам 40 елдан артык, беренче хикәям басылганга 50 ел бит инде. Минем сәгать сугачак, үзем бик оптимист кеше. Үзен бөтен кешедән дә яхрышак язам, дип санамаган каләм әһеле, язучы булмас. Үзең үстергән алмагачка капка ярыгыннан карап торырга ярамый. Иҗат бакчаңа капканы каерып ачып керергә кирәк. Мин үз иҗатыма ышанам. Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләген алырга үземне лаек, дип саныйм”.

"Татар-информ" былтыр көз Камил Кәримов “Тукай үзәге”нә 1976 елда ясалган Тукай портретын бүләк итте, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot