news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының сигезенче утырышында 150 кеше катнашачак
Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты вәкаләтләрен тапшыру турындагы мәсьәлә бу көнне парламентарийлар фикер алышачак бердәнбер мәсьәлә булачак
Скопировать ссылку
(Казан, 29 гыйнвар, “Татар–информ”, Алия Сабирова). 4 февральдә узачак дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының сигезенче утырышына 150 кеше чакырылган. Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында парламент секретаре Лилия Маврина әнә шул хакта хәбәр итте. Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләрен тапшыру турындагы мәсьәлә бу көнне парламентарийлар фикер алышачак бердәнбер мәсьәлә булачак.
Утырышка чакырылган рәсми затлар арасында ТР Президенты, ТР Премьер–министры, Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары һәм башкалар бар. Сессия эшендә Татарстанның берничә гражданы да катнашачак.
Үз чиратында, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова хәбәр иткәнчә, парламент комитетлары сессия башланганчы РФ Президентының ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетына Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты вәкаләтләрен тапшыру турындагы язма гаризасы буенча үз бәяләмәсен бирергә тиеш. Ә төп комитет Дәүләт Советының барлык комитетларының искәрмә һәм тәкъдимнәрен гомумиләштерергә тиеш булачак.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота да Дәүләт Советы фракциясе утырышында катнашырга теләк белдерде. Бу хакта республика парламенты Рәисе урынбасары Александр Гусев хәбәр итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot