news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы 3 декабрьдә чакырылачак

Көн тәртибенә 41 мәсьәлә чыгарыла

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы агымдагы елның 3 декабрендә чакырылачак. Бүген бу хакта спикер Фәрит Мөхәммәтшин алып барган ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында хәбәр ителде.
Көн тәртибенә 41 мәсьәлә чыгарыла. ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина әйтүенчә, аларның егермесе Татарстан Республикасы закон проектлары, ун закон проекты беренче, унысы икенче укылышка чыгарыла. Төп мәсьәләләрнең берсе булып республиканың киләсе ел бюджеты проекты тора. Депутатлар алты мәсьәлә буенча карарлар кабул итәргә, 15 федераль закон, РФ субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару органнары инициативаларына карата үз фикерен белдерергә тиеш булачак.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, ТР Дәүләт Советының декабрь аенда ике утырышы узачак, икенчесе – декабрь азагында. ТР Президентының Дәүләт Советына Юлламасын кайчан җибәрәчәге әлегә билгеле түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100